Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Референдум раслады

Быел үзара салым программасы буенча референдумнар дүрт җирлектә – Мусабай-Завод, Бәтке, Кече Шилнә һәм Кнәздә уза. Калганнарында халык җыеннары оештырыла. Якшәмбе көнне беренче референдумнар үтте. Алар Мусабай-Завод һәм Бәтке җирлекләрендә узды. Биредә яшәүчеләр үз җирлекләренең социаль йөзен үзгәртү өчен тавыш бирде. Мусабай-Заводта теркәлгән халыкның – 89, Бәткедә 73 проценты катнашып, бу җирлекләрдә референдум уңышлы узды дип белдерелде. 

Бәтке җирлеге күзгә күренеп үзгәрә

Иртәнге сәгать 7дә сайлау участоклары ачылды. Бәтке авыл жирлегендә участоклар дүрт урында урнашкан – мәктәптә, мәдәният йортында, Нефтебаза һәм Кама поселокларында. Иртәнге 8гә пропискада булган барлык авыл халкының 10 проценты үзара салым программасына карата тавышларын бирергә өлгергән иде инде. Авыл жирлегендә барлыгы 4500 кеше теркәлгән. Быел һәрбер кешедән 500әр сум акча җыярга карар ителгән. 
Ирле-хатынлы Ринат һәм Раушания Шаһимәрдәновлар тавыш бирүчеләрнең иң беренчеләре иде: «Бу чарадан читтә калып булмый – авылыбызның киләчәге хәл ителә. Сайлау участогына иртән үк килдек. Мөһим эшне тәмамлап, аннары өй эшләрен башкарырбыз дидек», – диделәр алар.
87 яшьлек Александра Маратаева мәктәп бинасында урнашкан участокка килгән: «Бәткедә туганнан бирле яшим. Жирлек күзгә күренеп үзгәрә. Юллар төзек, бар уңайлыклар да бар. Үзара салым программасында катнашырга әзербез. Сайлау участогына турыдан-туры чиркәүдән, иртәнге гыйбадәт кылудан соң килдек», – диде ул.
Бәтке җирлегенә керүче Кама поселогында көндезге 12дә исемлектә булган 217 кешенең 65е тавыш биргән иде. Быел поселокта жыелган акчаны балалар мәйданчыгы урнаштыру, агачлар утырту, корыганнарын кисү, тротуар төзү, тукталыш павильоны кую, юллар төзекләндерүгә юнәлтергә планлаштыралар.
Тавыш бирүче Рәмзия Кәримова поселокта 30 елга якын яши. «Соңгы арада бездә күп эшләр башкарылды, иң мөһиме, юллы булдык. Үзара салым ярдәмендә урамнар яктыртылды. Әлеге программа дәвамлы гына булсын, без үз өлешебезне кертергә әзер», – дип сөйләде ханым.
Чынлап та, үзара салым акчасына Бәтке җирлегендә халык өчен мөһим булган күп социаль мәсьәләләр хәл ителгән. Узган ел, әйтик, халыктан 1 млн сумга якын акча җыелган. Бу шактый зур сумма. Дәүләт тарафыннан финаслангач, җирлеккә 5 млн сумга якын акча кайткан. Алар Бәткедә, Нефтебаза поселогында юллар төзекләндерүгә, урам утларын ремонтлауга, канализация челтәрләрен төзекләндерүгә, яңгыр канализациясе урнаштыруга юнәлтелгән.


Мусабай Заводта халык һәр елны актив

Референдум уза торган өч җирлектә халык саны 3 меңнән артыграк. Аларда шуңа күрә җыен гына итеп түгел, референдум итеп үткәрү карар ителгән. Мусабай-Завод җирлегендә исә референдум үткәрүнең сәбәбе башка. Биредә узган ел җыелган салым акчасы артып калган. Җирлектә яшәүчеләрнең барысы да программада катнашып, узган ел 360 мең сум акча җыелган. Дәүләт тарафыннан финансланып, бу сумма 1 млн 800 мең сум булган. Планлаштырылган эш – янгын депосы төзү 1 млн 100 мең сумга төшкән. Шулай итеп 700 мең сумга якын акча артып калган. Бу референдумда мусабайзаводлылар салым күләмен билгеләү белән беррәттән узган елдан калган акчаны кая тотасын да хәл итте. 
Җирлектә сайлау, һәр елдагыча, быел да актив барды. Авылның мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында җылы мохит. Халыкны татарча жырлар белән каршы алдылар. Кайберәүләр мәдәният йортына ук: «Бәйрәм белән, дуслар!» – дип керде. Көндезге сәгать 10га биредә 162 кеше тавыш бирде. Мусабай-Завод җирлегендә дә һәр кешедән 500әр сум акча жыярга дигән фикергә килгәннәр.
Сәмига һәм Равил Фәссаховлар бирегә гаилә белән килгән: «Үзара салым программасының эшләвен үзебез күрәбез. Авылыбыз елдан-ел матурлана, юллар салына, зиратлар төзекләндерелә. Халык моны ачык күрә, шуңа авыл халкы бердәм булып салым җыя. Тавыш бирергә оныгыбыз Таһирны да алып килдек. Мондый чараларда катнашу киләчәк өчен мөһим икәнен аңлап үссен», – диделәр алар. 
Мусабай-Заводта узган җыенда авыл халкы җыелачак акчаны Мусабай- Заводның үзендә һәм Ташкичү авылында юллар төзекләндерүгә, Кызыл Байрак авылында зират йорты салуга, корыган агачлар кисүгә юнәлтергә карар иткән. Узган елдан артып калган 700 мең сумга исә өч авылда да урамнарны яктыртырга, Мусабай-Завод авылы зиратының коймасын тотып бетерергә дигән фикергә килгәннәр.
Киләсе референдумнар 1 декабрь көнне Кече Шилнәдә, 7 декабрь көнне Кнәз җирлекләрендә үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев