Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районкүләм бәйрәм – Новотроицкоеда

Республика көне уңаеннан районда күләмле бәйрәм чаралары әзерләнә. Районкүләм бәйрәм иң матур урыннарның берсендә – Новотроицкое поселогы паркында үтәчәк. Чара концерт программасы белән көндезге сәгать 10да башланып китә. Биредә «Созвездие»-«Йолдызлык» фестиваленең район этабы финалистлары, районның иң оста башкаручылары, бию коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.

Тукайлыларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев һәм Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе, ТР Министрлар Кабинетының район буенча кураторы Эдуард Вафин тәбрикләячәк. Шунда ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында быел укырга керүче ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар мөхтәрәм кунаклар кулыннан мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы алачак. Шулай ук район башлыгы бу көнне 14 яшьләрен тутырган 8 яшүсмергә паспорт тапшырып, аларның шатлыгын уртаклашачак. 
Барлык район халкын таң калдырганы «Чәчәкләр фестивале» булыр дип көтелә. Чөнки быел нәкъ менә шушы бәйрәмдә авыл җирлекләре чәчәкләрдән күләмле композицияләр тәкъдим итеп, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтәчәк. Ә менә кем матур итеп зур букетлар ясарга тели, алар өчен белгечләр махсус мастер-класс үткәрә. Бәйрәм, гомумән, төрле күңел ачу чаралары белән үрелеп барачак. Балалар да читтә калмаячак, әлбәттә. Оештыручылар алар өчен төрле бәйгеләр уйлап тапкан. Мәсәлән, 6 айдан алып 1 яшькә кадәрге сабыйлар үрмәләп тизлек буенча ярышса, яшь әти-әниләр «Иң матур бизәлгән коляска» бәйгесендә үзләренең фантазиягә байлыкларын күрсәтәчәк. Бәйрәм кичке сәгать 4кә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре исә махсус эшләнгән фотозонада төшкән фотосурәтләрдә сакланып калачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев