Яңалыклар

Районда шимбә өмәсе үткәрелә

Бу атнада районкүләм шимбә өмәсе уздырылачак. Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан үткәрелүче чарада авыл халкы үз ихата яннарын, социаль-мәдәни учреждениеләр территорияләрен, зиратларны, агач посадкаларын чистартачак.

«Кышка кергән чорда, әле көннәр матур торганда тирә-ягыбызны чистартып куйыйк. Һәр авыл җирлегендә оешкан төстә өмәләр уздырыйк», – диде район башлыгы Фаил Камаев атналык киңәшмәдә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев