Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда һава торышы бозылуы ихтимал

Россия Гидрометеорология үзәге Себердән килә торган кар штормы турында кисәтә

Себернең төньягында барлыкка килгән түбән басымлы көчле циклон Себер, Урал, шулай ук Россиянең Европа өлешенең төньягында, көнчыгыш һәм үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясаячак. Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина  шул хакта сөйләгән. Бу турыда “Российская газета” яза.

Циклон белән бергә көчле җил киләчәк һәм кар явачак. 23 ноябрьдә кайбер төбәкләрдә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан узарга мөмкин, дигән басма әңгәмәдәше.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, 22 ноябрьдә, республиканың күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19 метрга җитәргә мөмкин.

23 ноябрьдә җил тагын да көчәя – аның тизлеге секундына 21 метрга җитәчәк.

Күпчелек районнарда буран көтелә. Бозлавык һәм кар көртләре күзәтеләчәк. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев