Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының XV утырышы үтә

Көн тәртибендә:

1. 2021 елның январь-сентябрь айларына Тукай муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары, елның көтелгән нәтиҗәләре һәм 2022-2024 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турында.
2. 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында.
3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә даими нигездә муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
4. Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
5. Тукай муниципаль районы Социаль-икътисадый үсеш фондының Попечительләр советы составына үзгәрешләр кертү турында.
6. Тукай муниципаль районы Социаль-икътисадый үсеш фонды идарәсе составына үзгәрешләр кертү турында.
7. Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында.
8. Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына, җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү буенча «юл картасы» чаралары планын раслау, әлеге объектларны җайга салына торган оешмаларга концессиягә тапшыру турында.
9. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының күчмә муниципаль милеген читләштерү турында.
10. Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 2016 елның 27 декабрендәге 9/9 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
11. 2022 елга Тукай муниципаль районы Советының эш планы турында.
12. 2022 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең җыелма планы турында.
13. Тукай муниципаль районы Советыныӊ социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комииссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
Утырыш 2021 елның 14 декабрендә үтә. 10.00 сәгатьтә башлана.  

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X