Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советы аппараты җитәкчесен лаеклы ялга озаттылар

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев Тукай районы Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Зыятдиновна Наврозованың үз теләге белән эштән китү турында гариза язуын хәбәр итте. Фаил Мисбахович Әсхәдә Зыятдиновнага җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.

“Аппарат җитәкчесе – бик җаваплы вазифа. Һәркемгә дә яравы бик кыен. Кайсыбер вакытларда таләпчән дә, кырыс та булырга кирәк, кайчагында исә үз вакытында кайгыртучанлык та күрсәтү таләп ителә.Әсхәдә Зыятдиновна, аппарат җитәкчесе буларак, үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды, район өчен күп тырышлык куйды. Мин аңа шушы эшчәнлеге өчен зур рәхмәт белдерәм. Әле алда да бергә хезмәт иткән булыр идек, ләкин Әсхәдә Зыятдиновна ялга китүен сорады”, – диде район башлыгы.

Әсхәдә Зыятдиновна исә, үз чиратында, бергә башкарган хезмәт өчен район активына рәхмәт сүзләре җиткерде. “Тумышым белән мин Әлки районыннан. Тукай районында 1986 елдан бирле эшлим. Тулы ышаныч белән әйтәм – Тукай районы минем өчен туган ягыма әверелде. Сез миңа һәрвакыт ярдәм иттегез, минем фикеремә колак салдыгыз. Шушындый бердәм коллектив булуы минем өчен зур шатлык. Һәм сезнең белән бергә хезмәт итүем белән мин чиксез горурланам. Фаил Мисбаховичка аңлашып, бердәм булып эшләгәнебез өчен рәхмәт”, – диде Әсхәдә Наврозова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев