Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына язылу дәвам итә. «Якты юл»ны өйгә яздыру 672 сум тәшкил итә, оешмаларга - 762 сум. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 555 сум булачак. Шулай ук турыдан-туры редакция аша...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына язылу дәвам итә. «Якты юл»ны өйгә яздыру 672 сум тәшкил итә, оешмаларга - 762 сум. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 555 сум булачак. Шулай ук турыдан-туры редакция аша да язылырга мөмкин, аның бәясе 400 сум. Тик бер шарт: газетаны редакциядән (адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт - Тукай районы хакимияте бинасы, 117нче бүлмәдән) килеп алырга туры киләчәк.

Газета атнага ике тапкыр чыга. Чәршәмбе көннәрендә - 4 битле, ә җомга көннәрендә 20 битле, телевидение тапшырулары программасы һәм республика кушымтасы белән төсле булып чыга.

«Якты юл»га язылу индексы - 00013, «Светлый путь» газетасының индексы - 00014. Район яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы бәйгеләр, гыйбрәтле язмышлар, районыбызның мактауга лаек кешеләре, спорт алдынгылары турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга язылып калырга ашыгыгыз, бер дә үкенмәссез. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк!

P.S. «Якты юл»ны татар эстрадасы артистлары да бик кызыксынып укыйлар. Шушы көннәрдә генә «Энергетик» мәдәният сараенда ТРның халык артисты Азат Тимершәехнең иҗат концерты булып узды. Анда газетаның тугры дусты - «Болгар радиосы» алып баручысы Илмир Ямалов та катнашты һәм эстрадабыз артистларына «Якты юл»ны күрсәтте. Йолдызлар исә, газетабызны тиз арада алып бетереп, укый да башлаганнар. ТРның халык артисты Резидә Шәрәфиевага исә мәдәният турында язылган мәкаләләр кызыклы булган.

Илмир Ямалов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев