Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район басмасына язылуда җитәкчеләр ярдәм күрсәтте

Газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнергә ике генә көн калып бара. Тукай районында бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган «Якты юл» газетасына да язылу почта бүлекчәләрендә 28 июнь көнне төгәлләнә. Ә альтернатив юл белән, ягъни редакциянең үзеннән килеп алу ысулы белән язылу икенче атнада да барачак.

Районның пенсионер-ветераннарын һәм инвалидларын район һәм республика матбугатына яздыруда ярдәм иткән «Гигант», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» һәм «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыклары җитәкчеләренә редакция һәм район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов исеменнән рәхмәт белдерәбез. Барлыгы 70 нөсхә газета-журналга язылу оештырылды.
Район газетасының халык белән хакимият арасындагы бәйләнешен, рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматны кешеләргә җиткерүдә нәтиҗәле чыганак булуын җитәкчелек һәрдаим искәртеп тора. Башкарма комитет җитәкчесе газетага һәр җитәкче үзе генә түгел, ә ветераннарны, авыл җирлекләренең хөрмәтле кешеләрен, хезмәт алдынгыларын да яздыртып, ярты ел дәвамында килеп тора торган бүләк ясау кирәклеген әйтте. Фаил Камаев үзе дә район басмасына язылды һәм «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашып, ветеранга подписка бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев