Яңалыклар

Район табиблары милли конгресста катнаша

Бу көннәрдә, 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, Казан шәһәренең «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең пленар утырышлар залында кардиологларның Россия милли конгрессы уза.

«Кардиология 2022: яңа чынбарлыкта яңа стратегия – ачыклык, бердәмлек, суверенитет» дип исемләнүче әлеге конгресста Россия кардиология җәмәгатьчелеге премиясе лауреатларын, яшь галимнәр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү, чит ил лекторларының чыгышы көтелә. 
Әлеге чарада безнең район үзәк дәваханәсе табилары: табиб-кардиолог Айгөл Латыйпова, функциональ диагностика табибы Альбина Бәшәрова да катнаша. 
 


Нет комментариев