Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр бала – Ходай биргән бүләк

Комсомолец поселогында яшәүче Таңсылу Сираева белән без районкүләм чараларның берсендә танышкан идек. Аз сүзле, ягымлы ханым бер күрүдә үк игътибарны җәлеп итте. Ул поселок мәктәбендә география фәне укыта, шулай ук мәктәп директоры урынбасары да. Шуның өстенә, зифа буйлы әлеге гүзәл ханым – биш бала анасы! Алай гына да түгел, инде әби булырга да өлгергән! 

Таңсылу ханым тумышы белән Башкортстан якларыннан. Укытучы булып 27 елдан артык эшли. Ире Мирхәт белән дә аны мәктәп таныштырган. Ул да педагог. 
Таңсылу ханымның әйтүенчә, ул кечкенәдән үк ишле гаилә турында хыялланган. «Шулай да күп бала табу максат түгел иде, һәрберсе – Ходай биргән бүләк», – ди ул. Билгеле, бала тудыру үзе батырлык булса, тәрбияләү аннан да авыррак. Олы кызы Миләүшәгә бүген 26 яшь, Диләфрүзгә – 19, Диләрәгә – 17, Мәликәгә – 10. Ә төпчек уллары Җәлилгә нибары 6 яшь кенә. 
Балалары турында Таңсылу Әбделхаевна: «Биш балам – биш горурлыгым», – ди. Чыннан да, горурланырлык алар. Икенче кызлары Диләфрүз Яр Чаллы шәһәренең педагогия иститутында белем ала. Кыз әти-әнисе эзеннән киткән. Ул – булачак логопед. Кыз сәнгать мәктәбен тәмамлаган. «Ул шундый матур рәсем ясый», – ди әнисе горурланып. Өченче кызлары Диләрә Алабуга шәһәрендә медицина училищесының беренче курсында белем ала. Мәликә исә көн саен шәһәрдә урнашкан музыка мәктәбенә йөри. Кечкенә Җәлил, әтисенә ияреп, агач эшләре белән кызыксына икән. Ә олы кызлары Миләүшә күптән түгел әти-әнисен тагын да бәхетле иткән – икенче сабыен алып кайткан. Хәзер Сираевларның ике оныгы – 4 яшьлек Риана белән 5 айлык Александрлары бар. 
«Алма агачыннан ерак төшми», – диюләре хак. Сираевларның барлык балалары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, тормышка теш-тырнаклары белән ябышканнар. «Балалар мөстәкыйль. Йорт эшләрен дә бүлешеп башкаралар. Шуңа да гаиләбезнең ишле булуы – ул безнең өчен йөк түгел, сөенеч кенә», – ди Таңсылу ханым.
Дөнья терәге – хатын-кыз. Таңсылу ханым – бар гаиләгә кайнар ашлар пешерүче, өс-башларын тәртиптә тотучы, гаиләсенә наз бирүче. Эчкерсез дә ул, сабыр да, хезмәт сөючән дә һәм изге күңелле дә. Үз көнен иртәнге 5тә башлаган ханым мәктәп балаларына аң-белем бирергә дә, үз балаларын тәрбияләргә дә, аларны һәр көн машинага утырып шәһәргә йөртергә дә, ихатадагы кош-кортны, малны карарга да өлгерә. 
Шушы көчле рухлы, түзем, сабыр әни янәшәсендә аннан да ким булмаган ир дә булырга тиеш. Мирхәт әфәнде – нәкъ шундый. Сәләтле төзүче, кул остасы, поселокның имам-хатыйбы да. «Ирем бар эштә дә минем ныклы терәгем. Аның янәшәсендә миңа инде бернәрсә дә куркыныч түгел», – ди Таңсылу Әбделхаевна.

Фото Таңсылу Сираева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев