Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура табиб белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклады

Бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тарта алалар.

Чаллы прокуратурасы фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклап чыккан. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы прокуратурасына бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Табиб-фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле, аның баласына 14нче «Зернышко» бакчасында урын бирүдән баш тартканнар.

Шуннан соң мәктәпкәчә учреждениедә тикшерү үткәрелгән һәм әлеге факт расланган.

Прокуратура балалар бакчасы мөдиренә әлеге хилафлыкны бетерергә күрсәтмә биргән. Чөнки «Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына  кабул итүдән баш тарта алалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев