Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент янына чакырылдылар

Татарстанның иң яхшы гаиләләренең берсе – Тукай районыннан. Тимур белән Резедә Мөхәммәтшиннар ТР Президенты һәм аның хәләл җефете исеменннән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләу тантанасына чакырылган. Әлеге чара 25 август көнне Казан Кремлендә узачак.

Тимур һәм Резедә Мөхәммәтшиннар Казан дәүләт медицина институтында укыганда таныша һәм гаилә кора. Бүгенге көндә Тимур Илфат улы уролог, УЗИ диагностикасы буенча белгеч, ә Резедә Инсаф кызы 17 елдан артык Тукай хастаханәсендә хезмәт куя, ул – баш табиб урынбасары.
Табиб һөнәренә мәхәббәтне алар балаларында да уяткан – игезәк кызлары Рената белән Аделина – Казан дәүләт медицина университеты студентлары. Бу гаилә актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. 
Районыбыз горурлыгы булган Мөхәммәтшиннар гаиләсе халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә.

/ Фото район ЗАГС бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев