Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Рөстәм Миңнеханов Тукай районын юбилее белән котлады

Хөрмәтле Фаил Мисбахович! Хөрмәтле тукайлылар! Сезне чын күңелемнән районның 45 еллыгы белән тәбрик итәм.

Дистә еллар эчендә Тукай районы актив рәвештә үсте, социаль-икътисадый яктан зур казанышларга иреште. Вакыт алга бара, бүген сезнең алда яңа бурычлар тора. Районның һәм халыкның имин, мул тормышта яшәве әнә шул бурычларны уңышлы хәл итүгә бәйле. 

Булган ресурсларны һәм кадрлар потенциалын рациональ куллану, һәр адымны уйлап эш итү, мөмкинлекләрне җирле үзидарәнең реаль үсешенә нигезләнеп файдалану – районның икътисадый бөтенлеген тәэмин итүдә, халыкның яшәеш сыйфатын яхшыртуда иң дөрес юл. Тукай районы сезнең өчен яшәү урыны гына түгел, ул һәрберегезнең уртак йорты, ул төрле язмышларны, төрле буыннарны берләштерә. Туган якны ихластан ярату, хезмәт сөю киләчәктә дә алда торган максатларны тормышка ашыруның нигезе булачак. 

Татарстанны үстерүдәге тынгысыз һәм намуслы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да чын йөрәгемнән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, дуслык һәм татулык, туган җиребезне үстерүдә уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев