Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Подсолнухи Чаллы юлына тоташты

«Камдорстрой» подряд оешмасы Подсолнухи урамы буенча автомобиль юлының аскы катламын асфальтлауны тәмамлады. Шул рәвешле Подсолнухи хәзер Яр Чаллы – Водозабор автомобиль юлына тоташты. Озакламый биредә җәмәгать транспорты да йөри башлаячак.

Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә әлеге объектта заказчы «Главтатдортранс» учреждениесе катнашында штаб утырышлары үтә. «Утырышның соңгысында юл читләрен рәткә китереп ике атна эчендә эшне тәмамлау турында карар кабул ителде. Бер ай эчендә вакытлы юл тамгалары төшерү һәм тукталыш павильоннары урнаштыру бурычы куелды. Барлык эшләр төгәлләнгәч, ЮХИДИ вәкилләре катнашында юлга акт төзеләчәк һәм җәмәгать транспорты җибәрү мәсьәләсе хәл ителәчәк», – дип белдерде Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм  яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов. 
Алга таба бу участоктан 119А маршруты узачак: автобус Чаллының «Уют кафесы» тукталышыннан транзит белән Подсолнухи микрорайоны аша Кече Шилнә җирлегенең Восточный микрорайонына кадәр йөриячәк. 
Рафаэль Игътисамов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль юлының өске катламын салып бетерү өчен өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мәсьәлә карала. Сүз тагын 60 млн сум акча турында бара. Шул рәвешле, юл төзелеше барлыгы 348 млн сумга төшә. Хәзерге дуфицит 148 млн сум тәшкил итә. Монда шул суммалар хисабына тротуарлар салу, яктырткычлар урнаштыру да күздә тотыла. 
/ Фото редакция архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев