Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә киткәндә «конверттагы» хезмәт хакы искә төшә

Соры хезмәт хакы бирү коммерция оешмаларында, шәхси эшмәкәрлек предприятиеләрендә аеруча еш очрый. Мондый хокук бозуларны ачыклау шуның белән кыен - хезмәткәрләр бу турыда беркемгә чыгармыйча, конвертта күп итеп эш хакын алуларын дәвам итәләр. «Күләгәдәге» хезмәт хакы эш бирүчене дә, хезмәткәрне дә хокукый яктан яклый алмый. Кеше сәламәт булып эшләгәндә аңа...

Соры хезмәт хакы бирү коммерция оешмаларында, шәхси эшмәкәрлек предприятиеләрендә аеруча еш очрый. Мондый хокук бозуларны ачыклау шуның белән кыен - хезмәткәрләр бу турыда беркемгә чыгармыйча, конвертта күп итеп эш хакын алуларын дәвам итәләр. «Күләгәдәге» хезмәт хакы эш бирүчене дә, хезмәткәрне дә хокукый яктан яклый алмый. Кеше сәламәт булып эшләгәндә аңа акчаның ни рәвешле түләнүе мөһим түгел. Чираттагы ялга, больничныйга, декрет ялына, пенсиягә киткәндә, инвалидлык рәсмиләштергәндә генә бу искә төшә, хезмәткәр акчаның ни өчен үзләренә шундый аз күләмдә билгеләнгәнен аңламый. Җитештерүдә травма алучыларны да шушындый ук хәл көтә. Шулай итеп, социаль иминиятләштерү фонды аша түләнә торган акча да рәсми хезмәт хакына карап кына исәпләнә.

Рәсми хезмәт хакының югары булуы исә эш бирүче өчен дә уңай күренеш. Бу предприятиенең дәрәҗәсен күтәрә, партнерларның ышанычын арттыра, хезмәт һәм салым турындагы законнарның бозылмавы югары квалификацияле кадрларны җәлеп итүгә дә уңай йогынты ясый.

Рәсми булмаган мәшгульлек, эш хакын вакытында түләмәү яки конвертта бирү очракларына юлыкканда тукайлылар «Халык контроле» системасына яки 70-00-76 телефоны буенча район хакимиятенең «кайнар линия»сенә шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев