Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия күләмендә нинди үзгәрешләр бар?

Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында – үсемлекчелектә һәм терлекчелектә эшләгән райондашларны пенсия белән тәэмин итүдә быел үзгәрешләр булачак.

Федераль закон кысаларында, картлык һәм инвалидлык буенча билгеләнгән иминият пенсиясенә 25 процент өстәләчәк. Бу үзгәреш авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт куйган, бүгенге көндә эшләмәүче һәм авыл җирлегендә яшәүче пенсионерларга кагыла. Татарстан Республикасында мондый өлкәннәрнең саны 50 меңгә тула. Өстәмә түләүне алу өчен Пенсия фонды бүлегенә барып йөрергә кирәкми, ул автомат рәвештә исәпләнә. Бары тик авылдагы хезмәт еллары турында кулыгызда нинди дә булса документ калган очракта гына аны бүлеккә китереп бирү сорала. 
Моннан тыш, 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,05 процентка индексацияләнә. Тукай районында бу үзгәреш 8,5 мең кешегә кагыла. Пенсия күләме арту һәр кешенеке төрлечә була. Мисал өчен, иминият пенсиясе 2018 елның декабрендә якынча 15 мең сум тәшкил итсә, 1 мең сумлап акча өстәлә, пенсия якынча 10 мең сум булган икән, өстәлә торган акча 705 сумлап булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X