Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия белән тәэмин итү

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: 1968 елда туган хатын-кыз кайсы елда пенсиягә чыга ала? 
Җавап: «Пенсияләрне билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 350нче санлы Федераль законга 2018 елның 3 октябрендә кертелгән үзгәрешләрне истә тотып, 1968 елда туган хатын-кызлар пенсия алу хокукына 2028 елда, алтмыш яшькә җиткәч тә ия була. 

Сорау: Әниемә 70 яшь. Пенсиясе кечкенә булганлыктан, ул вафат иренең пенсиясенә күчә аламы?
Җавап: Вафат булган кеше пенсиясенең иминият өлешен алу хокукына аның эшли алмаучы гаилә әгъзалары ия. Шул исәптән, иренең тәрбиясендә булу-булмауга бәйсез рәвештә, бу – вафат булучының хатыны. Иренең үлгәненнән соң күпме вакыт узуга карамастан, эшли алмаучы хатын-кыз, тормыш итү өчен матди чыганаксыз калу сәбәпле, ире алган пенсиянең иминият өлешенә хокуклы. Бу очракта пенсиянең күләме үлгән кешенең стажыннан һәм хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Караучысыз калу очрагына бәйле иминият пенсиясенә өстәп билгеле күләмдә түләү дә каралган. 2021 елның августына ул 3022,24 сум. Әгәр дә караучысыз калган өчен түләнә торган пенсиянең гомуми күләме яшь буенча алына торган пенсиядән зуррак булса, әниегезнең гаризасы буенча, аңа караучысын югалту сәбәпле түләнә торган пенсия билгеләнә ала. 

Реклама

Сорау: 2020 елда миңа пенсия билгеләделәр. Пенсия өчен 2000-2001 еллардагы хезмәт хакын исәпкә алганнар. Пенсия фондында әйтүләренчә, хезмәт хакымның коэфициенты 5,3. Ләкин, ни сәбәпледер, 1,2се генә кергән.
Җавап: «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»гы 2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән 173 санлы Федераль законга бәйле рәвештә, пенсия күләмен билгеләгәндә пенсионерның хезмәт хакы, ул вакыттагы уртача хезмәт хакына 1,2 коэфициентыннан да югары булмыйча исәпләнә. 
Сезнең хезмәт хакы коэффициенты 1,2дән югары булганга, пенсиянең күләмен билгеләгәндә исәп өчен аның закон белән каралган югары коэфициенты 1,2 алынган. Бу – дөрес. 

Сорау: Мин икенче төркем инвалид әниемне тәрбия кылам. Ул һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ. Якын кешемне караган вакыт стажга керми, диләр. Бу дөресме? 
Җавап: Эштә эшләгән яки башка төр эшчәнлек: хезмәткә яраклы гражданнарның беренче төркемдәге инвалидларны, инвалид балаларны, 80  яшькә җиткән затларны тәрбияләү белән мәшгуль чор иминият стажына исәпкә алына. 
Кызганычка каршы, медицина тикшерүе нәтиҗәсендә һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ булганы танылган һәм икенче төркем инвалидларны карап-тәрбияләгән кешеләрнең бу вакытын стажга кертү закон нигезендә каралмаган.          
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X