Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пассажир йөртүчеләрне тикшерәләр

Автобус йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве сәбәпле, пассажирлар ташу өлкәсендәге хәл республикада киеренке кала бирә.

2019 елның сигез аенда автобус йөртүчеләрнең гаебе белән 101 һәлакәт теркәлгән, аларда 132 кеше имгәнүләр алган. Һәлакәтләрне кисәтү, бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә карата контрольне көчәйтү максатыннан 16 сентябрьдән «Автобус» профилактик чарасы игълан ителде. Бу чорда автобусларның техник яктан төзеклеге (аерата мәктәп маршрутларының), техник күзәтү үткән булуы (автобуслар аны ярты елга бер мәртәбә узарга тиеш), техник күзәтчелекнең бердәм автоматлаштырылган мәгълүмати системасында теркәлгәнлеге тикшереләчәк. Чара 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев