Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Партия конференциясе узды 

«БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлекчәсенең 33нче конференциясенең икенче этабы үтте. Анда 46 делегат катнашты. 

Конференциянең көн кадагына РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның район буенча нәтиҗәләре һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең политсоветы составына үзгәреш кертү турындагы мәсьәләләр чыгарылды. Яшерен тавыш бирү юлы белән җирле бүлекчә составына Ришат Хатыйпов урынына политсовет әгъзасы итеп Князево урта мәктәбе директоры Елена Крупнова сайланды. Партиянең депутатлар фракциясе әгъзасы, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ директоры Марат Сафин, «Безнең ишегалды» программасын Тукай районында тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен «Горводзеленхоз» ҖЧҖ генераль директоры Элвер Шәйхразиев партиянең Татарстан Республикасы бүлекчәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Партиянең рәхмәт хатлары шулай ук фракция әгъзалары Григорий Петровка һәм Айгөл Хановага тапшырылды.   
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев