Җиләкле җәйнең 25 июнь көненә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә икән, күз салыйк әле.

Бүген республика халкын аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз гына яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, соңрак көньяк-көнбатышка үзгәреп, 5–10 м/с тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +7…+12°, көндез +19…+24 градус булачак.
Нет комментариев