Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Остазлар мәктәбе

Район мәгариф бүлегенең яшь укытучылар белән эшләү программасы кысаларында оештырылган «Остазлар мәктәбе» Кече Шилнә гомумбелем бирү мәктәбендә чираттагы семинарын үткәрде.

Семинарда мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары, яшь укытучылар һәм остазлар катнашты. Остаз-мөгаллим, Комсомолец мәктәбе укытучысы, «Ел укытучысы» бәйгесе лауреаты А.Галиуллина яшь укытучылар өчен ачык дәрес күрсәтте. Яңа Троицкий һәм Яңа поселогы укытучылары Г.Хуҗина белән И.Сәләхова педагоглар өчен мастер-класс уздырдылар. Район мәгариф бүлеге методисты Г.Хәбетдинова «Дәрескә үзанализ ясау формасы», Комсомолец гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы, остазлар төркеме җитәкчесе Ф.Кузнецова «Укытучы-остазларның яшь педагоглар белән эшен планлаштыру» темасына чыгышлар ясадылар. Район мәгариф бүлеге методисты, «Остазлар мәктәбе» эше өчен җаваплы белгеч Эльмира Вәгыйзова семинарларның дәвамлы булачагын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев