Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Омикрон килеп җитте

Коронавирус инфекциясе белән зарарланып авыручылар саны республикабызда артканнан арта. Омикрон штаммын йоктыручылар Татарстанда алты йөздән артып китте. Тукай районында тәүлегенә 5-6 кеше авырый, дип хәбәр итә республика штабы. Омикрон штаммы белән балаларның чирләп китүе дә хафага сала. Район үзәк хастаханәсенә балаларны вакцинацияләү өчен 30 данә «Спутник-М» вакцинасы кайтты. Алдагы көннәрдә дә аның яңа партиясе кайтуы көтелә.

Тукай районында барлык гражданнар өчен вакцина ясау пунктлары эшләп тора. Табиблар омикрон штаммы белән авырып терелгән өлкәннәрнең вакцина ясаткач ныклы иммунитетка ия булулары турында әйтәләр.
Коронавирус инфекциясе арту сәбәпле Теләнче Тамак авылындагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернаты изоляция шартларына күчерелде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев