Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Олы хөрмәт, ихлас теләк белән

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда ун көн дәвамында күп төрле чаралар үтә. Декада башланганчы ук инде күп кенә авыл җирлекләрендә әби-бабаларыбыз, ветераннарныбыз хөрмәтенә чәй эчү мәҗлесләре, мәдәни чаралар, концертлар башланды инде. Районыбыз хакимияте дә олы яшьтәге гражданнарыбыз өчен мероприятиеләр планын әзерләде.

Авыл җирлекләрендә район белгечләре, социаль хезмәткәрләр, юристлар, табиблар катнашында өлкән яшьтәгеләрне кабул итүләр узды. Шулай ук авылларда ветераннар спартакиадасына бару өчен иң җитез, тырыш ветераннар берничә спорт төрендә көч сынаштылар. 
Районда үткән “Игелек ярминкәсе” аеруча уңышлы узды.  Авылларда волонтерлар “Ярдәм кулын суз” акциясе кысаларында өлкәннәргә булышуны дәвам итәләр. Шулай ук ялгыз әби-бабайларга “Игелек почтасы” аша откырыткалар өләшүне дәвам итәләр.
5 октябрьгә кадәр өлкәнбуын вәкилләреиҗат иткән, үз куллары белән ясаган әйберләрдән “Елларым-минем байлыгым” күргәзмәсе эшләвен дәвам итә. Социаль хезмәтләр күрсәтүче “Шәфкать” социаль үзәге  “Көзге игелекләр атнасы” кысаларында ялгыз, мохтаҗ әби-бабайларга ярдәм чаралары оештырды, бу акция ай дәвамында барачак.
1 октябрь көнне барлык авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортларында, паркларда, китапханәләрдә матур, күңелле чаралар үтәчәк.
Районыбыз җитәкчеләре бу көнне ветераннарыбызны, районыбызның данлыклы өлкән буын вәкилләрен, ветераннар һәм пенсионерлар оешмалары җитәкчеләрен Яңа поселогына бәйрәм тантанасына җыя. Биредә өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә эшләячәк, ветераннарыбызны котлаячаклар, бүләкләр тапшырачаклар, бәйрәм сыйлары көтә.
Авылларда өйдән еракка китә алмаган яки авыру ветераннарның барып хәлләрен дә белешәчәкләр.
Районыбыз өлкәннәре ташламалы бәядә “Акчарлак” йөзү бассейнына да бара алачаклар. Теләнче Тамак авылындагы картлар йорты-интернантта сәнгать әһелләре концертлар белән чыгыш ясарга җыена.
Өлкәннәр декадасында “Кайнар линия ” эшли, ветераннарыбыз үзләрен борчыган сораулар белән социаль хезмәт күрсәтүчеләргә, пенсия фонды җитәкчеләренә, табибларга шалтыратып сораулар бирә алалар
Шалтырату өчен телефон номерлары: районыбызның социаль яклау бүлеге 88552703509; пенсия фонды 88552304281; Тукай районы үзәк хастаханәсе 88552462369; 
6 октябрьдә ветераннар өчен Иске Абдул авылындагы “Гиндукуш” хәрби-дан музеена экскурсияләр оештырыла. Шушы ук көнне “Яшьлек”спорт залында раон өлкәннәре арасында спартакиада була.
10октябрь көнне исә Теләнче Тамак авылындп  “Көз бүләкләре” исемле хәйрия ярминкәсе үтәчәк.
Өлкәннәребезне, әти-әниләребезне,әби-бабаларыбызны бу көзге моңсу көннәрдә хәлләрен белешик, ярдәм итик. Алар бит бер җылы сүзгә дә эреп китәләр. Бүләкләр алып кайтып сөендерик.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев