Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрнең прививкалы булуы кирәк

«Районда коронавирус белән авыручылар кими төшсә дә, ОРВИ белән чирләүчеләр саны арта бара. Көненә уртача 40-45 кеше сезонлы салкын тию белән район табибларына мөрәҗәгать итә», – дип хәбәр итте кичәге аппарат киңәшмәсендә районның баш табибы Галим Сабирҗанов.

Шулай ук ул коронавируска каршы вакцинация турында да әйтеп үтте. Бүгенге көндә районда 36 меңнән артык кеше прививка ясаткан. «Вакцина кадатучылар арасында 60 яшьтәге кешеләр һәм аннан да өлкәнрәкләр 72 процентны тәшкил итте. Шулай да, андыйларның санын 80 процентка җиткерсәк яхшы булыр иде. Әгәр дә коронавирус белән иң еш авыручы дип саналучы өлкәннәр категориясен вирустан саклый алсак, район халкын да әлеге яман авырудан коткарабыз, күмәк иммунитетлы булабыз дигән сүз», – дип ассызыклады Галим Сабирҗанов.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев