Якты юл
  • Рус Тат
  • Өлкәннәрне хөрмәтләделәр

    Бу көннәрдә юбиляр өлкәннәребез котлаулар кабул итте. Мерәс авылында яшәүче Маһирә Мәрдәнованы 95 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Фаил Камаев, җирле җитәкчеләр килеп тәбрикләде.

    Икенче юбиляр – Биклән авылында яшәүче 90 яшьлек Алмаз Гәрәев. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу ике ветеран да данлы хезмәт юлы үткән, район үсешенә фидакарь өлешләрен керткән шәхесләр. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: