Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәргә – махсус машина

Республика көне алдыннан – 29 августта – Президент Рөстәм Миңнеханов «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында районнарның социаль яклау бүлекләренә «LADA Largus» автомобильләре ачкычларын тапшырды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты авыл җирлегендә яшәүче, 65 яшьтән узган өлкәннәрне һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне медицина учреждениеләренә алып бару һәм алып кайту чаралары өчен каралган. Бу проект өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен озынайту һәм яшәү рәвешен яхшыртуны күздә тотып эшләнгән. «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру өчен ФАП фельдшеры, авыл җирлеге башлыгы һәм социаль хезмәткәрләр составында мобиль бригада төзелгән. Автомобиль биш пассажирга исәпләнгән. Анда инвалид кресло-коляскасы өчен дә бер урын каралган. Шулай булгач, физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше кресло-коляскасы белән керә ала. 
Районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кайткан «LADA Largus» автомобиле үз эшен башлады. 2 сентябрьдә Калмаштан сигез өлкән кешене Тукай районы үзәк дәваханәсенә диспансерлаштыру үтү өчен алып килде. Аларны дәваханә табиблары каршы алды һәм чиратсыз хезмәт күрсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев