Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары

22 гыйнварда Яңа поселогы спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча район Беренчелеге узды. Ярышларда 22 белем бирү учреждениесы, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты. Катнашучылар 3 километрга ирекле стильдә ярышты.

Нәтиҗәдә, 1 урынны Яңа поселогы мәктәбе, 2 урынны - "Иске Абдул урта мәктәбе" яулады, 3 урынга Кече Шилнә урта мәктәбе  лаек дип табылды. Авыл җирлекләре арасында: 1 урынга Түбән Суыксу авыл җирлеге, 2 урынга  - Иске Абдул авыл җирлеге, 3 урынга – Мәләкәс авыл җирлеге чыкты. Оешма-предприятияләр арасында Тукай районының мәгариф идарәсе 1 нче урныда, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы 2 нче, Татарстан коммуналь челтәрләре җаваплыгыгы чикле җәмгыяте 3 урында. 
Районның хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә ярышларда катнашмаган Биклән, Калмия, Кече Шилнә һәм Сәмәкәй авыл җирлекләре башлыкарына район җитәкчесе Фаил Камаев шелтә белдерде. “Сез мондый спорт чараларында катнашырга, сәламәтлекне кайгыртуда үрнәк булырга тиешсез”, диде ул.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев