Нәрсә ул фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят?
Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлый, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә.
Моннан тыш, мөселманнар мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне карау, аларга ярдәм итү - шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә бәлки, мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә – гөнаһ юк.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, 2021 елда (1442 һиҗри елда) фитыр сәдакасының күләме тормышы урта чамадан ким булучыларга - 100 сум, урта хәллеләргә – 200 сум, хәлле кешеләргә, байларга - 900 сум.
Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме көненә 100-150 сум була. Фидияны Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.
Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. 2021 елда зәкят нисабы, Русиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 360 мең 559 сум чамасында, ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткәндә – нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның 360 мең 559 сум акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят бирү мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.
Фото: cdum.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев