Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшисең, ветеран!

Авылларыбызда хөрмәткә лаек өлкәннәр күп. Алар тормышыбыз мул булсын өчен гомер буе тырыш хезмәт куйганнар. Кайда гына эшләсәләр дә, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Сосновый Бор поселогында яшәүче хезмәт ветераны Вәсилә Инсаф кызы Шәйдуллина әнә шундыйларның берсе.

Инде 70 яшен тутырган Вәсилә ханым катлаулы тормыш юлы үткән, 25 ел шушында дуңгызчылык комплексында оператор булып эшләгән.

Ул тумышы белән Минзәлә районының Тегермәнче авылыннан. Күрше Матвеевка урта мәктәбен тәмамлагач читкә китәргә ашыкмый ул – районның Тукай исемендәге колхозында сыер сава, маллар карый. Шунда кияүгә чыга.

Сиксәненче елларда алар гаиләләре белән Сосновый Бор поселогына килеп төпләнәләр. Ире Хәернас белән дуңгызчылык комплексына эшкә урнашалар. Берсе оператор, икенчесе механизатор. Эшләре җай гына бара, уңышлар да озак көттерми, исемнәре мактап телгә алына башлый. Алар гаиләсенә өч бүлмәле фатир бирәләр. Бер-бер артлы балалары туа. Малай һәм ике кыз әти-әниләренә ярдәмче булып үсәләр.

Тик көтмәгәндә гаиләгә кайгы килә, Хәернас юл һаләкәтенә очрап вафат була. Вәсилә япа-ялгызы өч бала белән кала. Ләин ул хәсрәткә бирешми, тагы да тырышыбрак эшли башлый. Өч сабыен аякка бастырырга кирәк.

Тырышлык бушка китми, аның хезмәтен югары бәялиләр, 1985 елда СССР Югары Советы Президиумы указы белән «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре иясе дә ул. Ә инде иң югары бүләге – Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исемен алу. Вәсилә ханымга бу исемне бирү турындагы фәрманга республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куйган.

Җитмеш яшен тутырса да Вәсилә Шәйдуллина өйдә кул кушырып утырмый. Поселокта спортны яратучы бер төркем ветераннарны җыеп скандинавия таяклары белән йөрүне оештырганнар. Шунда автив шөгыльләнә. Әле ярышларда да катнашырга исәпләре бар икән. Тынгысыз ветеран Вәсилә Шәйдуллина әнә шулай картаймыйча яши белә.  

Мәүлет Хисамиев,

район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе.

 / Фото Вәсилә Шәйдуллинаның гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев