30 январь көнне Яңа Троицкий һәм Шилнәбаш авылларында мунчалар янды. Көндез бердәм диспетчерлык хезмәтенә Шилнәбаштан шалтырату килә. Хуҗа ир-ат башта утны үзе сүндермәкче була, су сибеп карый. Көче җитмәслеген аңлагач, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Кызганычка, бинаны коткарып калып булмый. Ул тулысынча диярлек янып бетә.
Яңа Троицкийдан кичке сәгать 7ләрдә хәбәр килә. Биредә төтен чыгу торбасының як-ягы – 2 квадрат метр мәйдан яна.
Ике очрак та мичне артык кыздыру белән бәйле.
Яңа Троицкида шулай ук мунча, гараж һәм сарайны бергә кушып төзелгән бинада янгын чыкты. Биредә ут кабуның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзексез булуы.
Нет комментариев