Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселманнарның «Изге Болгар җыены» уза

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел «Изге Болгар җыены» 21 июльдә Татарстанның Спас районында уза.

Тарихи бәйрәмдә IХ Татар ислам дин әһелләре форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр, хәнәфи мәзхәбе белгечләре катнаша. Шулай ук истәлекле тарихи вакыйгада Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам дине эшлеклеләре белән очрашып, Россиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Әлеге чарада Тукай районы делегациясе дә катнаша. Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов хәбәр иткәнчә, тукайлылар Болгар җыенына ел саен бара. Быел да махсус автобус белән сәфәр оештырыла. Анда авыл җирлекләре дин әһелләре, ветераннар советыннан вәкилләр, шулай ук район газетасы хәбәрчесе бару планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев