Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мохтаҗларга ипи тараттылар

16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне иде. Икмәк-кешенең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы. Ул бөтен ризыклар арасында иң кадерлесе.

Ипи һәрвакыт өстәл уртасына хөрмәтләп куела куела һәм безне төп туендыручы булып санала. Кенәз авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре « Икмәк - барысына да баш!» бөтендөнья икмәк көненә багышланган чара үткәрделәр. Бу көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре ялгыз ветераннарга, пенсионерларга, шулай ук инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән мохтаҗларга яңа пешкән тәмле ипи тараттылар. Авыл кешеләре әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләр укыдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев