Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенникларга – унике миллион сум!

Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә хәбәр ителүенчә, узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 204 хәбәр кергән. 

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче 29 яшьлек ир-ат 55 яшьлек авылдашының 178 мең сум акчасын урлаган. Җинаять эше кузгатылган. 
11 октябрьдә Яр Чаллыда һәм Актаныш районында яшәүче ир-атлар Бәтке авылында яшәүченең өенә кереп, мәҗбүри рәвештә аның кәрәзле телефоныны һәм телевизор приставкасын алып чыгып киткәннәр. 
Мошенниклыкның чираттагы очрагы теркәлгән. Бу юлы зыян – 12 миллион сум! Билгесез зат, сыерлар сатам дип, сатып алучының 12 млн сум акчасын үзенеке иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, ләкин ачылмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев