Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мондый шартларда сәламәтлек саклау яхшырырга тиеш

Район үзәк дәваханәсе коллективы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, быелгы планнар белән танышты. Әлеге зур киңәшмәдә ТРның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты. 

Район үзәк дәваханәсендә узган ел башланган ремонт эшләре тәмамлану алдында. Яңарту эшләренә 100 миллион сумнан артык акча тотылды. Бина хәзер танымаслык: кабинетлар төзек, җиhазлар яңа, уңайлы. Пациентлар да, табиблар да канәгать. Хәзер авыруларның карталарын саклау өчен махсус бүлмәләр бар. Реконструкция барышында бинага лифт урнаштырыла – вертикаль транспорт өлкәннәр hәм инвалидлар өчен иң кирәкле җайланма. Ремонт эшләрен башкарган «Евростиль» компаниясенең эше дә югары бәягә лаек. 
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: «Мондый шартлар Тукай районында сәламәтлек саклау торышын яхшыртырга тиеш», – дип белдерде. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренә караганда, район үзәк дәваханәсе 35 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Халык белән эшләргә безгә амбулатория хезмәте hәм районның 56 фельдшер-акушерлык пункты ярдәм итә.
Бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау тармагында 475 кеше эшли, шуларның 56сы табиблар. Урта медицина хезмәткәрләре саны – 253. 
– Табиблар белән тәэмин ителеш штат вазифаларының 63,1 процентын тәшкил итә, – диде баш табиб.
Республика медицина учреждениеләрен белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе күптән түгел ТР Президенты югарылыгында каралды. Республикада кадрлар кытлыгы күзәтелә. Тукай районы искәрмә түгел. Марат Садыйков та бу мәсьәләгә аерым тукталды. 
– Тукай районында кадрлар мәсьәләсе бик җитди тора. Моны уңай хәл итү өчен планлы эш алып барырга кирәк,– дип искәртте министр. Чөнки белемле кадрлар булмау башка катлаулырак мәсьәләләрне китереп чыгарырга мөмкин. 
Баш табиб Тукай районы сәламәтлек саклау учреждениесенең рейтинг күрсәткечләренә аерым тукталды. Районда сабыйлар үлеме – 5,5 промиль, республика буенча бу күрсәткеч – 4,5 промиль. 
2018 елда райондагы үлемнәрнең күбесе йөрәк-кан әйләнеше авырулары белән бәйле. Димәк, бу юнәлештә эш аксый. 
– Баш табибның чыгышыннан күренгәнчә, икътисад күрсәткечләре буенча район үзәк дәваханәсенең күрсәткече уртачадан югары. Мәҗбүри медицина күрсәткечләре планы үтәлә. Штраф санкцияләренең проценты түбән булуы яхшы күрсәткеч. Туберкулез буенча демографик хәвефләрне тикшерү югары дәрәҗәдә оештырылган. Онкология авыруларын кисәтү hәм ачыклау программасы да кулай, – дип билгеләп үтте министр.
Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Фаил Камаев та халыкның сәламәтлеген саклау торышына карата үз фикерен белдерде.
– Муниципаль берәмлекләр рейтингында район үзәк дәваханәсе 22 урында. Әлбәттә, бу безне бизәми. Өстәвенә, барлык икътисадый күрсәткечләр буенча без алдынгылар рәтендә. Узган ел Тукай районы җитештерелгән тулаем продукция күләме буенча авыл хуҗалыгы районнары арасында беренче урында, шәhәр hәм районнар арасында дүртенче баскычта. Безнең сәламәтлек саклау юнәлешендә алдынгы булу мөмкинлегебез бар, – диде Фаил Мисбахович. Әлбәттә, район үзәк дәваханәсе бинасының яңартылуы, матди-техник базага игътибар арту хәлне унай якка үзгәртергә тиеш. 
Шулай ук ул Дәүләт торак фонды тарафыннан Круглое Поле поселогында 6 гектар җир бүленгәнен хәбәр итте. Киләчәктә анда социаль ипотека программасы буенча бюджет хезмәткәрләре өчен торак йортлар төзү планлаштырыла. Бу да кадрлар белән тәэмин итүгә яхшы этәргеч булыр, – диде район башлыгы. Фаил Камаев якын көннәрдә медицина хезмәткәрләре белән кабат очрашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев