Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфтинең мөгаллимнәргә мөрәҗәгате

Хөрмәтле мөгаллимнәр, остазлар, хәзрәтләр, абыстайлар! Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху. Илебездә укытучылар көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан минем ихлас һәм изге теләкләремне кабул итегез! Бөек татар педагогы, мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри болай дип язып калдыра: “И газиз бала! [...] Надан кала күрмә, сабак укыганда белмәгән вә аңламаган сүзеңне хәлфәңнән сора. Укып кына белми кеше, сорашып күбрәк гыйлем хасил була...” Бу сүзләр мөгаллимнәрнең һәм белем тарату хезмәтенең ни кадәр әһәмиятле булуы хакында сөйли.

Дөрестән дә, динебездә остаз каршында алган гыйлем зур кыйммәткә ия һәм иснәд чылбырларында аның бөек дәрәҗәсе чагыла.  Шөкер, Татарстанда ислам турында гыйләмнәрне нигезләрдән алып академик дәрәҗәгә кадәр бирә торган мөгаллимнәр хезмәт итә. Аларга Раббыбыз һәм җәмгыять каршында зур җаваплылык йөкләнгән – хак белемнәр бирергә һәм үсеп килүче буынны лаеклы итеп тәрбияләргә. Аллаһы Тәгалә бу авыр һәм игелекле хезмәт юлында остазларга Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев