Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацион резервка чакыралар

Яр Чаллы шәһәренең хәрби комиссариатлары запастагы гражданнарны мобилизацион резервка контракт төзергә чакыра. Мобилизацион резерв – мобилизацион хәлгә әзерлекле булган запастагы гражданнарның бер өлеше. 

Резервка кабул ителә торган кеше Россия Федерациясе гражданины булырга, хәрби хезмәт үткән булырга һәм түбәндәге хәрби дәрәҗәләргә туры килергә тиеш:
– солдат, сержант, прапорщик – 40 яшькә кадәр;
– кече лейтенант, лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, капитан-лейтенант – 47 яшькә кадәр;
– майор, III ранг капитаны, подполковник, II ранг капитаны – 52 яшкьә кадәр;
– А һәм  Б яраклылык категориясе булган полковник, I ранг капитаны – 57 яшькә кадәр. 
Резервтагы гражданнарны хәрби вазифага билгеләү, аларга хәрби дәрәҗә бирү, аттестация һәм квалификация күтәрү имтиханы тапшырту күздә тотыла, шулай ук алар хәрби җыеннар вакытында мобилизацион, сугышчан һәм оператив чараларда, хәрби берләшмәләрне һәм частьларны әзерләүдә  катнашачак. 
Мобилизацион резервта тору хакында контракт төзегән гражданнарга даими һәм тотрыклы рәвештә акча түләнә. Эш бирүчеләр резервтагы хезмәткәрләренә барлык мобилизацион чараларда катнашу мөмкинлеге бирә. Хезмәткәрнең эш урынында булмаган вакыты өчен эш бирүчегә РФ Оборона министрлыгы компенсация түли. 
Мобилизацион резервка кабул ителү турында беренче контракт өч елга төзелә. Яңа контракт кабат өч елга, биш елга яки, мобилизацион резервта тору яше чыгуга карап, кимрәк вакытка төзелергә мөмкин. Контрактта гражданинның резервка ирекле рәвештә керүе, шулай ук анда тору шартлары һәм срогы билгеләнә. 
Килешү төзегән гражданнарга хәрби җыеннар үткәрү белән бәйле рәвештә һәр ай саен акча түләнә башлый. 
Моннан тыш, хәрби җыеннар вакытында үз эш урынында булмаган резервтагы гражданнарга уртача хезмәт хакы бирелә. 
Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнар әйберләтә милек белән тәэмин ителә, бушлай туклану оештырыла. 
Мобилизацион резервка керергә теләгән гражданнарга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 30-54-77. 

ТР Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариаты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев