Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп ремонтлана

Бәтке урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү башланды. Хәзерге вакытта башлангычлар блогында эш бара. Укучылар вакытлыча төп мәктәпкә күчерелде. Ә 7-8 сыйныфлар өчен укулар икенче сменада оештырылды. 

Барысы 8 төр эш башкарылачак: түбә, фасад ясалачак, тәрәзәләр, санузеллар, ишекләр, отмосткалар алыштырылачак, инженер-техник җиһазлар, электр белән тәэмин итү системасы яңартылачак. 
Мәктәп 1975 елда төзелгән, 2012 елда капиталь ремонт ясалган. Ул вакытта инженерлык челтәрләре, бәдрәфләр, электр белән тәэмин итү системасы өлешчә ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев