Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп автобуслары

Уку елы башлану белән мәктәп автобуслары мәсьәләсе актуальләшә. Бүген районда укучы балаларны мәктәпләргә 14 автобус йөртә. Бу җаваплы эшне «РегионТрансСервис» предприятиесе башкара. Тукай районында ул үз эшчәнлеген дүрт ел алып бара. 

Быелгы уку елында 500гә якын укучыны Теләнче Тамак, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Бәтке, Кече Шилнә, Боерган, Күзкәй, Калмаш, Яңа поселогы, Кнәз авылы мәктәпләренә йөртү каралган. 
Кече Шилнә авылы мәктәбенә илтүче маршрут – иң тыгыз машрутларның берсе. Мәктәпкә Яр Чаллы, Олы Шилнә, Ильбухтино, Белоус, Манхеттен, Маленькая Страна торак пунктларыннан килеп 130га якын бала укый. Аларны Форд һәм ПАЗ автобуслары йөртә.
Автобусларны йөртүчеләр – 40 елга якын хезмәт стажлы Александр Ионов һәм Инсаф Маликов. Икесе дә техниканы, куркынычсызлык таләпләрен яхшы белә. Графиклары киеренке: 8 сәгать 30 минутта балалар инде мәктәптә булырга тиеш, шуңа күрә алар иртәнге 6дан юлда.
 – Эшләү үзе бер куаныч – автобус яңа. Авылларда юллар яхшы, кышын кардан чиртартылалар, җәй көне тишек-тошыкларны ямап, ремонтлап торалар, – ди Александр Ионов.
– Балаларның төрлесе бар. Кайберләре шаярырга ярата. Әмма аларга һәрвакыт игътибар, яхшы караш кирәк. Балаларны йөртү икеләтә җаваплы эш, – ди Инсаф Маликов.
Балаларны йөртү куркынычсыз булсын өчен һәр автобус барлык кирәкле чаралар белән җиһазландырылган: махсус утыргычлар, куркынычсызлык каешлары, огнетушитель, аптечка бар, ГЛОНАСС системасы, тизлекне чикләү, видеорегистраторлар, тахографлар урнаштырылган. Автобуслар вакытында техник карау уза.
Кадрлар сайлау – аерым игътибарда. Тиешле категория, кимендә 3 ел эш стажы кирәк, шулай ук һәр кандидат куркынычсызлык хезмәте аша узарга тиеш. Шоферлар көн саен рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе үтә. 
Мәктәптән балаларны педагоглар озата бара. Балалар исемлек буенча тикшерелә, кайда утырганы, кайчан төшкәне билгеләп барыла. 
«РегионТрансСервис» предприятиесе тагын Питрәч, Биектау, Алексеевск, Спас, Әгерҗе районнарында эшли. Фәргать Нәбиев сүзләренчә, Тукай районы – гади район түгел. Моңа бәйле рәвештә, аның белән хезмәттәшлек итүнең дә үз үзенчәлекләре һәм үз проблемалары бар. 
– Район үсә, киңәя. Яңа торак пунктлар барлыкка килә, яшь гаиләләр ишәя, балалар саны арта. Кайбер маршрутларда дүртәр рейс ясарга туры килә. Яңа маршрутлар җибәрү ихтыяҗы да бар. Әмма бу ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен бүгенгә мөмкинлекләр тулысынча юк – автобуслар җитми, – ди ул.
Әйтик, узган ел районга дәүләт программасы буенча ике яңа автобус кайтты. Быел бер автобус кайтуы көтелә. Фәргать Равилович сүзләренчә, ерак авыллардан балаларны мәктәпкә кадәр алып килү мәсьәләсен тулысынча хәл итү өчен Тукай районына ким дигәндә тагын 6 автобус кирәк. Бүгенге көндә Кече Шилнә, Бәтке, Биклән, Кнәз маршрутлары өстәмә автобусларга мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев