Яңалыклар

Министр урынбасары килде

Тукай районына эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде.

Ул район башлыгы Фаил Камаев белән бергә басуларның торышы һәм терлекчелек комплексларындагы эш барышы белән танышты – «Кама» агрофирмасында, Сәйдәшев исемендәге предприятиедә, Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгында, «Гигант» хуҗалыгында булды. Министр урынбасары Тукай районыннан нинди фикерләр белән китте – бу турыда газетаның киләсе санында укыгыз. 
Шулай ук районда «ТНВ» каналыннан «7 дней» программасының төшерү төркеме эшләде. Репортаж бу якшәмбедә 19.00 сәгатьтә чыга.


Нет комментариев