Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минималь хезмәт хакы күпме булыр?

2020 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 12130 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының закон проектына сылтама белән «Российская газета».

Гамәлдәге законнар нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумына тигез булырга тиеш. Һәм ул шул рәвешле ел саен үзгәреп тора, шулай булгач, киләсе елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгели торган закон да ел саен кабул ителергә тиеш, диелә документның аңлатма язуында. Быел икенче кварталда яшәү минимумы 12130 сум тәшкил иткәнлектән, 2020 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен дә шул дәрәҗәдә билгеләячәкләр. Закон проекты комиссия тарафыннан хупланган очракта, Дәүләт Думасына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев