Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмат өчен – акча

Татарстанда легаль булмаган хәмер сату турында мәгълүматлар тапшырган өчен бүләкләү каралган. Мондый мөрәҗәгатьләр «Халык контроле» мәгълүмат порталында кабул ителә. Хәбәр иткән өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр акча белән бүләкләү гамәлдә.

Моның өчен Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Законсыз сатучылар турында «Сату законнарын бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше» категорияләрендә кыска хәбәр язарга кирәк. Фоторәсем беркетү – төп шарт. Һәр мөрәҗәгать буенча башта тикшерү үткәрелә. Фактлар чыннан да дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли.
Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаганнар инспекциянең Яр Чаллы территориаль органына 71-43-03 телефоны буенча шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев