Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөгаллимә әбине Минзәләдән дә котладылар

Көзләр җитте, тагын ямансу, Күчмә кошлар китте көньякка. Төенчеген төйни-төйни,  Сагыш моңын көйли-көйли,  Әбиләр дә килде кунакка. 

Бу хатымны язарга утыргач, Салаватның шушы җыры хәтергә килде. Аны тыңлаганда йөрәкне телгәләүче сагыш аркылы газиз әниләребез искә төшә. Алар да, нәкъ җырдагыча, кыш чыгарга дип, төенчекләрен күтәреп безгә килерләр иде дә, язны җиткерерләр иде. 
Әлбәттә, бу юлларны мин юктан гына язмадым. Үзебезнең Биклән авылына, кызы Хәкимә янына кыш чыгарга килгән Хәлиуллина Мөгаллимә апа турында сөйлисем килә бүген. 
Мөгаллимә апа 1931 елның 10 декабрендә Минзәлә районының Аю авылында дөньяга килә. Сугыш чоры баласы булганлыктан, Мөгаллимә апа 11 яшеннән үк эшли башлый. Сигез ел җәен үсемлекчелектә тир түгә, ә кышын фермада сарык-бәрәннәр карый. Соңыннан кызны Кировка торф чыгарырга җибәрәләр. Өч ел торфта эшләгәннән соң, Мөгаллимә апа туган якларына кайта, Мирзашәех исемле егет белән танышып, бераздан аңа кияүгә дә чыга. 
Алар бергә күркәм гаилә булып яшиләр, ике кыз, бер малай үстереп, аларга менә дигән тәрбия бирәләр. Ул вакытларда Мөгаллимә апа фермада сыер савучы булып хезмәт куя, бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. Аннары лаеклы ялга кадәр һәм аннан соң тагын өч ел мәктәп ашханәсендә эшли, балаларны кайнар аш белән сыйлый. 
Мөгаллимә апа шулай бик матур яшәсә дә, тормышның ачысын да татырга туры килә. 54 яшендә әзмәвердәй ире үлеп киткәч, аңа тормыш йөген ялгызы гына тартырга, өч баласын берүзенә аякка бастырырга туры килә. 
Мөгаллимә апа инде 90 яшен тутырды. 8 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Чаллыда, Биклән авылында яшәүче 3 баласы, онык-оныкчыклары өчен иң якын, яраткан әни һәм әби ул. 
 Аллаһы боерса, Мөгаллимә апаның 95 яше тулганда туган авылы Аюда очрашырга сүз куештык. Туган нигезендә улы яңа йорт төзеп ята. Шул йортны да күрерсез, кунак булырсыз дип чакырды безне. Мөгаллимә апаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан да Минзәлә районы җитәкчеләре үз котлауларын җиткерделәр. Аларның теләкләрен юбилей уңаеннан килгән Тукай районы җитәкчеләре тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, районның ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева, Биклән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Айгөл Бубенко һәм авылның ветераннар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина Мөгаллимә апаны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр, аңа Россия Президентының котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар. 
Асия Фазуллина, Биклән авыл җирлегенең ветераннар оешмасы җитәкчесе. 
/ Фото Асия Фазуллинадан алынды. 
    

    
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев