Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүлид ае мөбарәк булсын!

Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмиин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә хайри халькыйһи Мөхәммәдиү вә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгин. Барча мактауларыбыз Аллаһы Раббыбызга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмгә салаватларыбыз, ә сезләргә мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем Аллаһы Тәгәләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булса иде.

Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ! Белгәнебезчә, Рабигыль - Әүвәл аеның 12нче көне  (Ислам дөньясында зур тантана көне). Бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Мәүлед кичәсе. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күпләребез мәүлед бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм көн дип аталуын, мәүлед сүзенең мәгънәсен ачык итеп белеп җиткермиләр, ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. Мәүлед - гарәп сүзе - туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле олугы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Расүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп 
салаватлар әйтелә. Пәйгамбәребезнең туган көнен аерым билгеләп бәйрәм итү әүвәлге IV-V гасырда булуы хакында ачык билгеле дәлилләр күренми. VI гасырда бик юмарт падишаһлардан Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар Әбү-Сәгыйт Күкбүре бине Гали бине Биктәкин дигән кеше Расүлүллага гаят мәхәбәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе хәзерләп күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галимнәрне, өлкәннәрне, фәкыйрьләрне һ.б. җыеп зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлүллаһны гаят хөрмәт илә искә төшереп «Мәүлед Шәриф» укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шул мәҗлестә укучыларга Ислам динен көчәйтү, аны җәелдерү өчен тырышучы, галимнәргә яхшы гүзәл киемнәр һәм башка нәрсәләр бүләк итә торган булган. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Мәүлид бәйрәменең кыскача тарихы шулай булган. Пәйгәмбәребез (с.г.в.) туган көне булу сәбәпле, бездә татар, башкорт халкында да ул бик зурлап, бер ай давамында бәйрәм ителә. Ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла. Коръән 
укыйлар, пәйгәмбәребез (с.г.в.)гә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр. Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәд (г.с.) - ахырзаман пәйгамбәре, безнең пәйгамбәребездер. Шушы сәййидил-мөрсәлин бөтен галәмгә рәхмәт өчен яратылган (вә мәә әрсәлнә иллә рахмәтән лил гааләмиин) дип Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп сыйфатлар белән макталган затның пәйгамбәрлеген танып, иман китереп, мин синең өммәтеңнән дигән кешегә, расүлүллаһның нәсел-шәрифен - Хашимгача дүрт буын белү ваҗиб (тиешле), ә Гаднәнгәчә белү мөстәхәб (хупланган). Мәүлид бәйрәмен исбатлый торган дәлилләрдән: Пәйгамбәребездән дүшәмбе көнне ураза тоту хикмәтен сораганда ул әйткән: «Мин ул көндә тудым һәм миңа ул көндә пәйгамбәрлек килде». Димәк пәйгамбәребез (г.с.) үзенең туган көнен һәм пәйгамбәрлек килгән көнен аерым бер гыйбадәт белән хөрмәтләп үткәргән икән, безгә бигрәк тә мәүледләр үткәреп, пәйгамбәребезне хөрмәтләү тиешледер. Әнәс ибне Мәлик әйтә: «Расүлүллаһ (г.с.) үзе өчен гакыйка (бала туу хөрмәтенә корбан чалу) кылды», - дип. Димәк без дә пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.)нең тууына сөенергә, шатланырга тиешбез. Мәүлед бәйрәмен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен изге ният белән фатирларда, өйләрдә, мәчет-мәдрәсәләрдә җыелып мәүлидләр үткәрү, 
пәйгамбәребезнең сөннәтен, аның нинди зат булганын, ничек яшәгәнен гафләттә булган халкыбызга аңлату, ирештерү тиешле, чөнки халык тормыш үрнәген Америка геройларыннан түгел, ә кешелеккә рәхмәт өчен җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.) нән алырга тиеш. Аллаһү сүбөхәнә вә Тәгалә барча мөэмин вә мөэминәләргә мәүлед укырга насыйп итеп барчасын Расүлүллаһ шәфәгатенә лаек әйләсә иде. Аллааһүммә салли гәлә Мөхәммәдин вәгәлә әли Мөхәммәд. Әмиин.
Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Вәссәләму галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Җәүдәт хәзрәт Харрас, Тукай районы имам-мөхтәсибе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев