Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маскаларны салырга иртә

Тукай районында барысы 85 кешедә COVID-19 ачыкланган. Шуларның 55ендә пневмония күзәтелгән. Эшлекле душәмбе киңәшмәсендә район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов яңа коронавирусның шәһәрдән читкә – авылларга таралуы күзәтелә дип белдерде. Бу шартларда саклык чараларын күрүне туктатырга ярамый. Маска режимы саклана, гигиена таләпләрен үтәү мәҗбүри. Кешеләр белән күпләп жыелуны да чикләргә кирәк. 

Бүгенге көндә Кама арьягы районнары өчен COVID-19 диагнозлы авыруларны дәвалау үзәге буларак эшләүче район үзәк дәваханәсендә 78 авыру дәвалана. 3 кеше реанимациядә, 1 кеше ясалма сулыш аппараты астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев