Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык жилеты булырга тиеш

Быелның март аеннан машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар кергән яки тулысынча яктылык кайтаргыч төстән торган киемнәр йөртү турындагы кагыйдә гамәлгә керде. Бу киемнәр тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктлардан читтә юл өстендә яки юл кырыенда туктаганда кирәк. 

Республикада быел транспорт чарасыннан чыккан йөртүчеләрне һәм пассажирларны бәрдерү белән бәйле өч һәлакәт теркәлде. Аларда барысы биш кеше зыян күрде. 
Саклаучы жилетлар кию Европаның күп илләрендә инде күптәннән мәҗбүри итеп куела һәм нәтиҗәлелеген күрсәтә. Район ЮХИДИ хезмәте дә автомобильдә йөрүчеләрдән бу кагыйдәне төгәл үтәүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге Тукай районы куркынычсызлык жилеты