Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыкгы срогы чыкса

Бу карар санкцияләр шартларында беркадәр җиңеллек бирәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте транспорт чараларын идарә итү таныклыкларына бәйле 353нче санлы карар кабул итте. Ул документ 2022 елның 12 апреленнән гамәлгә куелды.

Хөкүмәтнең шушы карарының 14нче кушымтасындагы 5нче пункты нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр срок вәкаләте тәмамланачак транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыкларының вәкаләте автомат рәвештә тагын 3 елга озайтыла.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте аңлатма биргәнчә, бу ташлама ЮХИДИ тарафыннан бирелгән барлык категориядәге таныклыкларга да кагыла. Россия Федерациясе гражданнарының, шулай ук чит ил гражданнарының Россиядә укып алган ил стандартындагы таныклыкларының срогы Хөкүмәт билгеләгән вакыт аралыгында тәмамланса, таныклыкларының срогына тагын 3 ел вәкаләт өстәлә. Моны таныклык бирелгән айдан санап исәплисең. Транспорт чарасын идарә итү таныклыгы шул ук кала, аны кичектерелгән 3 ел дәвамында башкага алмаштырырга кирәкми. 
Ләкин, кайбер шартлары бар. Таныклыкның Россия Федерациясе территориясендә кулланыла торган Россия стандартындагы таныклык булуы тиеш. Халыкара таныклыкка һәм тракторчы-машинист таныклыгына бу үзгәреш кагылмый. Әгәр таныклык срогы 2022 елга кадәр тәмамланган булса, яки 2024 елда һәм аннан соңрак тәмамланса, аларның срогы шулай ук озайтылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев