Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә коронавирус йоктыру турында ялган хәбәр таратучыны штрафка тартканнар

47 яшьлек хатын-кыз, имештер, Үзәк район хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктыручылар турында аудиохәбәр яздырып, аны мессенджерларга тараткан.

Әлмәттә Үзәк район хастаханәсе пациентларының коронавирус йоктыруы турында ялган хәбәр тараткан хатын-кызга штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полицейскийлар ачыклаганча, бер мессенджерда чыккан аудиоязмада 47 яшьлек хатын-кыз Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы пациентта коронавирус диагнозы раслануы хакында сөйли. Шул ук вакытта, ул хастаханәнең реанимация бүлеге мөдиренә һәм аның хәләл җефетенә сылтама ясый. Аның сүзләренчә, имештер, хәзерге вакытта хастаханәдә тәртипсезлек хөкем сөрә һәм җитәкчелек коронавирус инфекциясе йоктырган пациентның күпме кеше белән контактка керүен белми.

Полицейскийлар ялган хәбәр таратучының Әлмәттә яшәүче хатын-кыз икәнлеген ачыклаган.

Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

«Татар-информ» агентлыгы Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә бу мәгълүматны кире кагулары турында хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев