Левицкийлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде
Яңалыклар

Левицкийлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде

Ольга Ивановна - Бөек Ватан сугышы ветераны, Тукай районының Мактаулы гражданы һәм элеккеге концлагерь тоткыны, яшь чагында сугыш авырлыкларын кичергән.

«Гаилә-ныклы җәмгыятьнең нигезе. Татарстанда гаилә традицияләрен аеруча югары бәялиләр һәм саклыйлар», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Тукай районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ирле-хатынлы Владимир Иванович һәм Ольга Ивановна Левицкийларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактаулы медале тапшырдылар. Ольга Ивановна - Бөек Ватан сугышы ветераны, Тукай районының Мактаулы гражданы һәм элеккеге концлагерь тоткыны, яшь чагында сугыш авырлыкларын кичергән.

Алар бергә 60 ел озын юл үткәннәр, өч бала үстергәннәр, ә бүген оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә яшиләр. Аларның тормышы - тугрылык, үзара хөрмәт һәм барлык сынауларны җиңеп чыккан чын мәхәббәт үрнәге.

Медальне башкарма комитет җитәкчесе исеменнән Совет Аппараты башлыгы Айрат Габдуллин тапшырды, Левицкийлар гаиләсен әлеге мөһим вакыйга белән котлады.


Нет комментариев