Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйлеләргә – зәңгәр ягулык

Авылларны газлаштыру программасы Тукай районында эшен дәвам итә. Әле күптән түгел генә Суровка бистәсендә, Кече Шилнәнең Филатовка микрорайонында газ шәхси хуҗалыкларга кадәр сузылды. Бүгенге көндә Күзкәй авылында яңа урамнарга газүткәргеч сузу төгәлләнеп килә.

Газүткәргечнең озынлыгы ике километрдан артык булачак. «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре Молодежная, Садовая, Комсомольская, Әхмәтшин урамнарында инде газ торбаларын сузып бетерде, өйләргә тоташтыру өчен дә җайланмалар куелды. Авылның Муса Җәлил урамында исә шушы көннәрдә газүткәргеч торбалар сузылып бетәчәк. Димәк, Күзкәйнең бу урамнарына бәйрәм килә – өйләрдә зәңгәр ягулыктан файдалана башлаячаклар. Күпләр инде газ плитәләре, казаннарны алып куйганнар. Җиһазларны тоташтыру белән аерым белгечләр шөгыльләнә. Бу эш хуҗаларның үз исәбеннән башкарыла.
Татарстанда авылларны газлаштыру буенча Президент программасы кабул ителү бик отышлы булды. Аның авыллар үсешенә гаять зур йогынты ясавы һичшиксез.
Шәһәр тирәли урнашкан Тукай районы айлап-көнләп үсә, аны инфраструктура белән тәэмин итү күп көч, чыгымнар сорый. Киләсе елларда да Тукай районы авылларын газлаштыру дәвам итәчәк. Район җитәкчесе Фаил Камаев газ кертүчеләрдән планлаштырылган эшнең вакытында башкарылуын таләп итә.
/ Фото редакция архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев