Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдә хат ташучы юк...

Редакциянең «Кайнар элемтәсенә» Күзкәй авылында яшәүчеләр мөрәҗагать итте. Алар авылда хат ташучы булмауга борчыла. 

– Август аеннан бирле авылда ни почтальон, ни почта бүлеге башлыгы юк. Почта бинасында бер кыз эшли эшләвен, почтампттан килгән газета, хатларны ул кабул итә. Почтамптан килгән хезмәткәрләр аны өләшә өләшүен, әмма күпчелек очракта без күпме еллар авыл хуҗалыгында эшләгән олы яшьтәге кешеләр «Якты юл» газетасын да, пенсияне дә, субсидияне дә үзебез почта бинасына барып алырга мәҗбүр. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен я Калмашка барып, я Чаллыга барып түлибез. Бик уңайсыз, – дип сөйли 78 яшьлек Мулланур ага Сабиров.
Авылның тагын бер хөрмәтле кешесе Зилә ханым Халикова да: «Хат ташучы хезмәткәр булмау сәбәпле, яратып укый торган район газетасына язылырга мөмкинлек юк», – дип уфтана.
Актив пенсионер Рәфкат ага Сәгыйдуллин да бу хәлгә борчылып җитәкчеләр ишеген куп шакыган, югары урыннарга хатлар юллаган. Кем әйтмешли, «йөк хаман урынында тора».
Әлеге сорау белән редакция Күзкәй авылы җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка чыкты. Ул проблеманы кире какмый. 
– Авылда хат ташучы юк шул. Әмма хәзерге вакытта 5 мең хезмәт хакына эшләргә теләүчеләр юк. Мондый хәл бер бездә генә түгел, калган авылларда да шундый хәл, – диде Эдуард Ракипович. 
Яр Чаллы районара почтамты бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Сойманова да әлегә мәсьәләне ничек хәл итеп булырын белми.
– Өч авыл җирлегенә хезмәт күрсәтүче Күзкәй почта бүлекчәсе ташландык түгел. Атнага 3 тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә почтампт белгечләре килеп эшли. Тик бу проблемадан чыгу юлы түгел инде.

Редакциядән. 2019 елнын беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Без Күзкәй җирлегендәге тугры укучыларыбызның үтенечен исәпкә алып, «Якты юл» газетасына яздыруны урынга чыгып оештырырга әзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев